Поляков
Дмитрий Владимир улы
Ректор
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
8(843) 294-83-33
Факс:
8(843) 294-83-33
E-Mail:
tisbi@tisbi.ru
БИОГРАФИЯ

Казан шәһәрендә туган. 1993 елда "Механика" белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетын, "Икътисад" юнәлеше буенча «ТИСБИ» Идарә академиясен тәмамлаган, икътисад бакалавры.

1987-1993 еллар - В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты студенты

1993-1995 еллар - Н.Г.Чеботарёв исемендәге математика һәм механика Фәнни-тикшеренү институтында лаборант, кече фәнни хезмәткәр

1995-1996 еллар - В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының көндезге бүлек аспиранты

1996-1999 еллар - Татарстан Республикасы ЭЭМ органнарында хезмәт

1999 елның сентябреннән 2001 елның маена кадәр - Эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча Татар Институтының (ТИСБИ) компьютер үзәгендә система инженеры

2001 елның июненнән 2002 елның сентябренә кадәр ТИСБИ мәгълүмати-техник үзәге директоры урынбасары

2002 елның октябреннән 2012 елның маена кадәр «ТИСБИ» Идарә Университетының мәгълүмати-техник үзәге директоры

2012 елның 4 маеннан 2016 елның августына кадәр «ТИСБИ» Идарә Университетында мәгариф эшчәнлеге буенча проректор

2016 елның 1 сентябреннән 2022 елның 11 апреленә кадәр «ТИСБИ» Идарә Университетының беренче проректоры

2022 елның 12 апреленнән «ТИСБИ» Идарә Университеты ректоры

 

«Дистанцион асинхрон укытуны оештыру (ДАО ТИСБИ)» һәм «Югары уку йорты белән идарә итүнең интеграцияләнгән системасы (ИСУ ВУЗ)» уникаль программа комплексларының автордашы булып тора. 04.02.2002, №2002610131 РОСПАТЕНТ 15.05.2002, № 2002620069, 24.03.2004, №2004610749 РОСПАТЕНТ таныклыклары. ИСУ ВУЗ комплексы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Россия югары уку йортларында кертүгә карата хуплау алды һәм Рособрнадзор тарафыннан тәкъдим ителде һәм Россия Федерациясенең эре дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары уку йортларында уңышлы гамәлгә кертелде.

 

«Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» (2011) мактаулы исеме,

Казан шәһәре мэриясенең «Казанның намуслы хезмәте өчен» мактау билгесе (2017),

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты,

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты О.Н.Смолинның рәхмәт хаты (2022) белән бүләкләнде.

Ректорның кабул итү бүлмәсе

+7 (843)294-83-33

DPolyakov@tisbi.ru

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International